Онлайн трансляция

Свернуть

6 майда Татарстанда салкынча һава торышы саклана

6 майда Татарстанда салкынча һава торышы саклана

https://tnv.ru

05 Май 2022, 17:50

1212

0

6 майда Татарстанда салкынча һава торышы саклана
Җомга көнне, 6 май, Татарстан җирлегендә болытлы һава торышы саклана. Төнлә кар яки яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.

Татарстанда төнлә 0..-5 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һаваның максималь температурасы +7..+12 градус.

Казанда төнлә һава температурасы 0..-2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава бары тик +10..+12 градуска кадәр генә җылыначак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров