https://tnv.ru
13 Май 2022, 13:39
1656
0

Тикшерүчеләр Әлмәттә килеп чыккан фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Монда 9нчы кат тәрәзәсеннән яшь ярымлык бала егылып төшеп үлә.
Фатирда тагын балалар булуы ачыклана. Әти-әниләре өйдә булмаган. Татарстанлылар моны — башка сыймаслык хәл ди. Фаҗига ничек килеп чыккан? ТНВ хәбәрчеләре бу фаҗиганың сәбәпләрен ачыкладылар.
Кәүсәрия Мәүлетбаева фаҗига булган фатир күршесендә генә яши. 9 каттан яшь ярымлык баланың килеп төшүен ишеткәч, башта ышнамадым ди. Гаилә бирегә бер ай элек кенә күченә. Алар фатир арендалап торган.
Җирдә яткан баланы узып баручылар күреп ала. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырталар. Коткаручылар килгәч, фатирда тагын 4 һәм 6 яшьлек ике бала барлыгы ачыклана.Алар ачык тәрәзә янында берүзләре генә басып торган, өйдә беркем дә булмый, ди күршеләре.

Бүлешергә
Комментарии 0