Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Әмир, Виталина, Джульетта һәм Чулпан

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Әмир, Виталина, Джульетта һәм Чулпан

https://tnv.ru

17 Май 2022, 12:16

Узган атнада, 2 майдан 8 майга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 330 бала — 159 малай һәм 171 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 141 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 950 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4900 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәре Әмир, Александр, Ян, Алинә, Сәмирә, София булган, ә иң сирәк исемнәр – Айдар, Данир, Еремей, Виталина, Джульетта, Чулпан.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар