Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлы мошенникларга 700 меңнән артык акчасын күчергән

Казанлы мошенникларга 700 меңнән артык акчасын күчергән

https://tnv.ru

17 Май 2022, 13:20

528

0

Казанлы мошенникларга 700 меңнән артык акчасын күчергән
Татарстан башкаласында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы теркәлгән. Бу юлы аферистларның кармагына шәһәрдә яшәүче 51 яшьлек ир эләккән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

13 майда зыян күрүченең кесә телефонына билгесез билгесез кеше шалтырата, үзен финанс оешмасы хезмәткәре дип таныштыра. Ул ир-атның банктан алган кредитлары белән кызыксына: тискәре җавап ишеткәч, трубкасын куя.

Бераздан зыян күрүченең телефонына мессенджер аша тагын бер кеше шалтырата һәм үзен башка банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Финанс оешмасының ялган хезмәткәре, хәзерге вакытта ир-атның банк счетыннан акча күчерү бара, һәм аларны саклап калу өчен, кушымта аша «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип хәбәр итә.

Ир мошенникларның күрсәтмәләрен үтәгән һәм аларга 137 мең сум акча күчергән, ә соңрак – тагын 90 мең сум. Үзенекенә ирешкәч, җинаятьчеләрне бу гына туктатып калмаган һәм казанлыга аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итә. Аларның сүзләренә караганда, акча урлауга юл куймас өчен, иргә яңа кредит рәсмиләштерергә һәм шулай ук сумманы мошенникларның «куркынычсыз счет»ларына күчерергә кирәк була. Нәтиҗәдә, күчерелгән акчаның гомуми суммасы 700 мең сумнан артып киткән.

«Мәскәү» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге тарафыннан каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров