Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллы мәктәпләренең берсенә пычак белән коралланган ир-ат кергән - видео

Чаллы мәктәпләренең берсенә пычак белән коралланган ир-ат кергән - видео

https://tnv.ru

18 Май 2022, 16:32

1485

0

Чаллы мәктәпләренең берсенә пычак белән коралланган ир-ат кергән - видео
Mash Iptash телеграм каналы Яр Чаллы мәктәпләренең берсенә пычак белән коралланган ир-ат керүен хәбәр итә. Әлеге хәлне мәктәптә урнаштырылган камера төшереп ала.



Бу хәл кичә 18 нче мәктәптә булган дип әйтелә. Уку йортына пычак белән бәреп кергән ир-ат бер укучының әтисе булып чыга. 11 яшьлек малай әти-әнисенә үзен кыйнауларына зарлана. Бу ир-атны мәктәпкә килергә этәргән.

Мәктәпкә килеп кергәч ир-ат кычкыра һәм пычак белән болгана башлый. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Вахтер полицейскийларны чакырган. Алар вакытында килеп ир-атны тоткарлаганнар.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән әңгәмә вакытында ир-атның улы аны беркем дә кыйнамавын сөйли. Кыйнау турындагы тарихны малай пычранган киемнәрен аклар өчен генә уйлап чыгарган була икән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров