Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанда Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

23 Май 2022, 10:45

564

0

Казанда Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанда Себер тракты буенча транспорт хәрәкәте берничә этапта өлешчә чикләнәчәк. Бу коммуникацияләр сузу һәм ремонт эшләре алып бару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

23 майдан 6 июньгә кадәр «Халитов урамы» җәмәгать транспорты тукталышы янындагы светофор объектыннан соң уң як полоса буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.

9 июньнән 15 июньгә кадәр «Компрессорный» янында автомобиль юлының уң як полосасы ябылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда өй айга Четаев урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Шулай ук, Татарстан башкаласында Фучик урамы буенча хәрәкәтне этапны ябачаклар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров