Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда ике хатын-кызны янгыннан коткарганнар

Чаллыда ике хатын-кызны янгыннан коткарганнар

https://tnv.ru

24 Май 2022, 10:41

1692

0

Чаллыда ике хатын-кызны янгыннан коткарганнар
Чаллының Мәскәү проспектындагы 130 В йортында янгын чыккан. Бу турыда кичә 19:49 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына хәбәр иткәннәр.

Пожар ун катлы йортның дүртенче катында тамбурдагы электр счетчигыннан чыга. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Подъезддан ике хатын-кызны коткарганнар. Алар зыян күрмәгән. Янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил итә. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров