Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районында газ бетеп торачак

Казанның Совет районында газ бетеп торачак

https://tnv.ru

26 Май 2022, 13:50

506

0

Бу газ көйләү пунктында техник эшләр башкару белән бәйле.

Казанның Совет районында газ бетеп торачак
Казанның Совет районындагы кайбер йортларда газ бирү вакытлыча туктатылачак. Бу Возрождение урамындагы газ көйләү пунктында техник эшләр башкару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

31 майда 8:00 сәгаттән башлап 1 июнь эш беткәнчегә кадәр газ булмаган йортлар исемлеген биредә карый аласыз.

Халыктан газ приборлары каршындагы краннарны ябуны, ә аларны кабат ачар алдыннан бинаны җилләтүне, төтен чыга торган юлның тарту мөмкинлеген тикшерүне, газ хезмәткәрләрен кертүне сорыйлар, дип хәбәр иттеләр «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсендә.

Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларыннан куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточка ачарга, бинадан чыгып китәргә һәм 04, 104 (кәрәзле телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк. Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров