Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар Казан кешесенең 840 мең сумнан артык акчасын урлаган

Мошенниклар Казан кешесенең 840 мең сумнан артык акчасын урлаган

https://tnv.ru

27 Май 2022, 10:23

635

0

Мошенниклар Казан кешесенең 840 мең сумнан артык акчасын урлаган
Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

25 майда зыян күрүченең кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул хатын-кызның банк картасына яңа телефон номеры беркетелүен җиткерә. Таныш булмаган шалтыратучы зыян күрүчегә бу мошенниклар булырга мөмкин, һәм, акча урлау очрагы килеп чыкмасын өчен, картаның счетын үзгәртергә кирәклеген әйтә. Аннары зыян күрүче белән сөйләшүне үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган икенче кыз дәвам итә. Аның белән дә сөйләшкәч, хатын-кыз аңа ышана һәм, уникаль серсүзләрне әйтеп, барлык күрсәтмәләрне дә үти. Бераздан әлеге ханым үз картасыннан җинаятьчеләр 840 мең сумнан артык акча күчерүен белеп ала.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров