https://tnv.ru
27 Май 2022, 12:46
506
0
Казанның №175 гимназия янында Хәтер паркы төзүгә Татарстан бюджетыннан 7 миллон сум бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып-алулары порталында барлыкка килде.
Заказчы буларак «Главстройинвест» чыккан. Мемориаль парк төзүдән тыш, әлеге тендер «Светлая долина» торак комплексы янында паркның беренче чиратын төзүне дә күздә тота. Аңа 100 миллон сум бүлеп бирелә.
Искәртеп узабыз, 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә атыш булган иде. Илназ Галәвиев оештырган атыш нәтиҗәсендә, 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була.

Бүлешергә
Комментарии 0