https://tnv.ru
27 Май 2022, 14:52
1057
0
Янгын Юлиус Фучик урамы буенча 18нче санлы йортта булган.
Кичә кич 67 яшьлек хатын Юлиус Фучик урамында №18 йортның җиденче кат фатирында янып үлгән.Бу хакта ТНВның «Вызов 112» тапшыруы хәбәрчеләре хәбәр итте.
Моннан тыш, ханымның 40 яшьлек улы да җитди җәрәхәтләр алган. Бәхеткә, ул көч хәл белән исән калган. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята. Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгынның мәйданы сигез квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0