Онлайн трансляция

Свернуть

Казан һәм Төрекмәнстан шәһәрләрен яңа авиарейслар бәйләячәк

Казан һәм Төрекмәнстан шәһәрләрен яңа авиарейслар бәйләячәк

https://tnv.ru

27 Май 2022, 15:55

774

0

Казан һәм Төрекмәнстан шәһәрләрен яңа авиарейслар бәйләячәк
Казан һәм Төрекмәнстан шәһәрләрен яңа авиарейслар бәйләячәк. Татарстан башкаласыннан Төрекмәнстанга – зурлыгы буенча илдә икенче урында булган Төрекмәнабадка һәм республика башкаласы Ашхабадка очышлар башкарылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

1 июньдә Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе Казаннан Төрекмәнабадка беренче даими рейс башкарачак. Очышлар чәршәмбе көнне оештырыла. Казаннан китү вакыты – 18:30, Төрекмәнстанга төшү вакыты – 23:30.

1 июльнән Ашхабадка рейслар башлана: җомга көнне Казаннан 10:50 сәгатьтә очып китәчәкләр, Төрекмәнстан башкаласына 16:20 сәгатьтә төшәчәкләр. Якшәмбе көннәрендә Казаннан 23:35 сәгатьтә кузгалачаклар, Төрекмәнстан башкаласына киләсе көннең 5:05 сәгатендә төшәчәкләр.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Төрекмәнстанда вакыт Мәскәүдән 2 сәгатькә алда бара. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Төрекмәнстанга турыдан-туры һава юллары белән бәйле беренче һәм башлангыч этапта Россиянең бердәнбер төбәге булачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров