Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда берьюлы өч урам буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанда берьюлы өч урам буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

30 Май 2022, 10:13

425

0

Казанда берьюлы өч урам буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Восстание һәм Коләхмәтов урамнары буенча җәяүлеләр, шулай ук Васильченко урамы буенча автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

1 июньнән 30 июньгә кадәр Васильченко урамы буенча 1в, 6, 6/1, 7, 9/9, 12/4, 16 к. 1, 16 к. 2, 31 к.2, 63 нче санлы йортлар янында транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябылачак.

30 июньнән 25 августка кадәр Коләхмәтов урамы буенча 31 нче санлы бина һәм Восстание урамы буенча 83а санлы бина янында тротуарлар өлешчә ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров