Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның иң зур фонтаны кабат эшли башлады

Казанның иң зур фонтаны кабат эшли башлады

https://tnv.ru

31 Май 2022, 13:49

426

0

Казанның иң зур фонтаны кабат эшли башлады
Казанның Кабан күле янында фонтан эшли башлады. Әлеге фонтан шәһрдә иң зуры булып санала. Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары әлеге фонтан белән көз җиткәнчегә кадәр хозурлана алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фонтанны эшләтеп җибәрү өстендә берничә көн шөгыльләнделәр. Эшчеләр башта фонтанны җыйдылар, аннан кран ярдәмендә суга төшерделәр һәм үз урынына урнаштырдылар.

Әлеге фонтан 2007 елда ясалды. Ул гомуми көче 156 кВТ тәшкил иткән 24 насостан тора. Фонтанда 42 яктырткыч һәм 16 сиптергеч урнаштырылган. 2013 елдан башлап конструкция төнге вакытта яктыртыла башлады, шул ук вакытта насосларны да алыштырдылар.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров