Онлайн трансляция

Свернуть

3 июньдә Татарстанда һава +29 градуска кадәр җылыначак

3 июньдә Татарстанда һава +29 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

02 Июнь 2022, 16:33

627

0

3 июньдә Татарстанда һава +29 градуска кадәр җылыначак
Җомга, 3 июньдә, Татарстан җирлегендә кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында көньяк-көнбатыш исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары.

Татарстанда төнлә һава температурасы +10..+15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +24..+29 градус.

Казанда төнлә термометр баганалары +13..+15 градус билгесенә төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава +26..+28 градуска кадәр җылыначак.

Фото: pixels

Комментарии 0

Аватар