https://tnv.ru
03 Июнь 2022, 14:09
1317
0

Татарстанның 15 ләп гаиләсе, интернеттагы игълан буенча, төзүче оешма таба һәм аларның яңа йорт салуларына ышанып, акча бирәләр. Алар яңа йорт төзетеп, яңа шартларда яшәрбез дип өметләнгәннәр, әмма хәзер үзләрен төп башына утырып калучылар дип саныйлар.
Эш яхшы гына башланып киткән, тик, бераз вакыт узгач, объектларда эш тукталды, диләр. Акча да юк, йорт та әзер түгел. Үзләренә килгән зыянны алар 50 миллион сум тирәсе дип бәяли.
Компаниянең үз офисы юк. Юридик адреслары шәхси секторда Казан бистәләренең берсендә урнашкан. ТНВ хәбәрчеләре әлеге офиска барды. Монда капканы ачтылар ачуын. Безнең янга чыгучы кеше Максим Ефремов иде. Зыян күрүчеләр акчаны расписка аша аның кулына тапшырган була. Без беркемне алдамадык, ди оешма вәкиле. Тулырак ТНВ сюжетында.

Бүлешергә
Комментарии 0