Онлайн трансляция

Свернуть

Казан һәм Дубайны өстәмә рейс бәйләячәк

Казан һәм Дубайны өстәмә рейс бәйләячәк

https://tnv.ru

21 Июнь 2022, 14:06

1721

0

Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.

Казан һәм Дубайны өстәмә рейс бәйләячәк
27 июньнән Казан һәм Дубайны өстәмә авиарейс тоташтырачак. Хәзер очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне самолет 17:00 сәгатьтә очачак, Дубайга 23:00 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс дүшәмбе көнне 11:55 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортында самолет 16:00 сәгатьтә булыр дип планлаштырылган.

Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан самолет 15:15 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Дубайга 21:15 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 10:05 сәгатькә планлаштырылган, Казан аэропортына самолет 14:15 сәгатьтә утырачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юлга киткән вакыт 5 сәгать тәшкил итәчәк.

23 сентябрьдән шулай ук рейслар санын арттыру планлаштырыла – очышлар җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Самолетлар атнасына барлыгы биш тапкыр очачак.

Очышларны flydubai авиакомпаниясе башкара, маршрутларга Boeing 737-800 самолетлары җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропорты матбугат хезмәте.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров