Онлайн трансляция

Свернуть

Сабантуйда бер баланың гомере пылау ашап өзелгән

Сабантуйда бер баланың гомере пылау ашап өзелгән

https://tnv.ru

21 Июнь 2022, 17:42

2694

0

Сабантуйда бер баланың гомере пылау ашап өзелгән
Сургутта узган Сабантуйда коточкыч хәл булган. 13 яшьлек малайның хәле пылау ашаганнан соң начарлана һәм ул шунда ук үлә.

«Шәһәр хакимияте 19 июньдә Сургутта вафат булган яшүсмернең гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу бик зур фаҗига һәм югалту», — диелә хәбәрдә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, яшьүсмернең ризыкка яки аңа салынган тәмләткечләргә аллергия булырга мөмкин.

Мэриядә чараның барлык тиешле таләпләр буенча уздырылуын искәрттеләр. Мэрия ашыгыч нәтиҗәләр чыгармаска һәм тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә өнди.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров