Онлайн трансляция

Свернуть

Казан телеманарасында «Хәтер һәм кайгы көне» дигән язу чыгачак

Казан телеманарасында «Хәтер һәм кайгы көне» дигән язу чыгачак

https://tnv.ru

22 Июнь 2022, 13:58

363

0

Казан телеманарасында «Хәтер һәм кайгы көне» дигән язу чыгачак
Бүген Казан телеманарасында «Хәтер һәм кайгы көне» дигән язу барлыкка киләчәк, ә корылма үзе шәм ялкынын символлаштыручы ал төскә буялачак. дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

Акция истәлекле датага — 1996 елдан бирле Хәтер һәм кайгы көне дип аталучы Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышлана.

22 июнь көнне бөтен ил буенча Гитлер Германиясе белән сугыш елларында һәлак булучыларны искә алалар.

Символлаштыру Казан белән генә чикләнеп калмый. Илнең башка шәһәрләре телеманараларында да архитектура-сәнгать яктылыгын кабызачаклар.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров