https://tnv.ru
23 Июнь 2022, 09:36
864
0

Казанда 46 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны була. Җинаятьчеләргә ышанып, 300 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
10 июньдә зыян күрүченең телефонына чит кеше шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Аферист хатынның бертуганының улы дип атаучы билгесез кеше ышаныч кәгазе ярдәмендә аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтыла, дип хәбәр итә. Мошенник хатын-кызга килеп, хәлләрне ачыкларга киңәш итә. Зыян күрүче эш көненә сылтап, баш тарта.
Бераздан аңа тагын шалтыраталар. Бу юлы ят хатын үзен РФ Үзәк банкы хезмәткәре дип таныштыра. Ул мошенник рәсмиләштерергә өлгергән кредитларны юкка чыгару өчен, ханым офисларына барырга тиешле банкларның исемнәрен саный. Җинаятьче кыз кредит заявкаларын кире кагу өчен зыян күрүчегә төрле суммаларга кредитлар рәсмиләштерергә һәм алынган акчаларны «куркынычсыз счет"ларга күчерергә кирәк, дип сөйли. Барлык күрсәтмәләрне үтәп, хатын-кыз 300 мең сумнан артык акча күчергән. Соңыннан зыян күрүче барысы турында танышына сөйләгән һәм мошенниклар корбаны булуын аңлаган.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0