https://tnv.ru
22 Июнь 2022, 18:00
1294
0

Казанның Дубравная урамындагы «Пятерочка» кибетләренең берсендә 42 яшьлек элек хөкем ителгән ир-ат 49 яшьлек хатын-кызга пычак белән һөҗүм ясаган. Кыз аның элекке сөйгәне булган. Рәхимсез һөҗүм кадрлары социаль челтәрләрдә пәйда булды.
Видеоязмада ирнең кара күзлекләрдә хатын-кыз белән тыныч кына сөйләшүе күренә. Мизгел эчендә ул букчадан пычак ала һәм хатын-кызга кадый башлый.
49 яшьлек зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр, анда аңа операция ясаганнар. Хатын-кызның өч баласы бар. Ирнең кем икәнлеге дә билгеле. Рамил Хәйруллинны хокук сакчылары эзли.
«Татарстан-24» порталы мәгълүматлары буенча, күптән түгел ул төрмәдән чыккан. Аның кайда булуын белүчеләрне 229 22 31 һәм 02 номерларына шалтыратуларын сорыйлар.

Бүлешергә
Комментарии 0