Онлайн трансляция

Свернуть

30 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм җил көчәю көтелә

30 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм җил көчәю көтелә

https://tnv.ru

29 Июнь 2022, 15:46

630

0

Көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

30 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм җил көчәю көтелә
Җәйнең беренче аеның соңгы көнендә Татарстан җирлегендә яшенле яңгырлар көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, Татарстанда төнлә +5..+10 градуска кадәр суытачак. Көндез һаваның максималь температурасы +17..+22 градуска җитәчәк.

Казанда төненлә термометр баганалары +8..+10 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +20..+22 градуска кадәр җылыначак.

Фото: funart.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров