Онлайн трансляция

Свернуть

Июль Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җилдән башлана

Июль Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җилдән башлана

https://tnv.ru

30 Июнь 2022, 17:40

1153

0

Июльнең беренче көнендә Татарстанда елның иң эссе ае өчен бөтенләй дә хас булмаган һава торышы көтелә. Аерым алганда, республика җирлегендә яшенле яңгырлар көтелә. Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, 1 июль төнендә Татарстанда +6..+11 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һаваның максималь температурасы +16..+21 градус.

Казанда төнлә термометр баганалары +7..+9 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +18..+20 градуска кадәр җылыначак.

Фото: funart.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар