https://tnv.ru
01 Июль 2022, 16:08
1586
0
![Казанда йөк машинасының исерек йөртүчесе алты автомобиль бәрдергән](https://s.tnv.ru/resize_cache/122234/372cffca02c6cd34fde6fd3f308be2df/iblock/276/2768bbbb75105b2223c16250b6de5a17/5_sH_xM6_1eLrD7qhiBdlQ4Bg3VZGs4gn92z7peu4r7gpRCUF1_3VkAi3OKjvS7XT9l9FHCnygV8KZHrRWDQNf3G.jpg)
Көндез Казанда йөк машинасының исерек йөртүчесе алты автомобильне бәрдергән, дип Росгвардиянең ТР идарәсе матбугат хезмәтенә таянып "Татар-информ" хәбәр итә.
Росгвардиячеләрне урында каравылчы каршы алган һәм комплекс территориясендә күпләп юл-транспорт һәлакәте булганын сөйләгән. Йөк машинасы йөртүчесе борылыш ясаганда берьюлы алты машинаны бәрдергән. Шоферның үз-үзен тотышына караганда, айнык булмавы ачыкланган.
Росгвардия хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 37 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган һәм аны ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырган. Зыян суммасы билгеләнә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0