Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Аркылы Отар урамында хәрәкәтне чикләячәкләр

Казанда Аркылы Отар урамында хәрәкәтне чикләячәкләр

https://tnv.ru

04 Июль 2022, 10:49

883

0

Казанда Аркылы Отар урамында хәрәкәтне чикләячәкләр
Ноябрьгә кадәр Казанда Аркылы Отар урамында автомобиль транспорты хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Канализация челтәрен төзү эшләре этаплап узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

6 июльдән 10 августка кадәр Алебастр урамындагы 13 санлы бина янындагы юл өлеше өлешчә ябылачак.

6 июльдән 30 сентябрьгә кадәр Аркылы Отар урамы буенча 61 санлы бина янында хәрәкәт өлешчә ябылачак.

11 августтан 20 октябрьгә кадәр Аркылы Отар урамы буенча 53 санлы бина янында хәрәкәт чикләнәчәк.

1 сентябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Аркылы Отар урамы буенча 39 санлы бина янында хәрәкәт өлешчә ябылачак.

11 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Аркылы Отар урамы буенча 21 санлы бина янында хәрәкәт чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров