https://tnv.ru
04 Июль 2022, 15:27
971
0
5 июльдән 11 июльгә кадәр Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу республикада урман янгыннарының югары куркынычы белән бәйле, аңа 4 класс бирелгән.
Ведомствода шулай ук халыктан ут белән эш итүдә сак булуларын сорыйлар. Коры үлән яндырмаска, учаклар якмаска, шулай ук урманда пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмаска.
Моннан тыш, автомобиль һәм мотоциклларда урманга керергә киңәш ителми — машинадан чыккан очкыннар янгын чыгарырга мөмкин.
фото: 16.mchs.gov.ru

Бүлешергә
Комментарии 0