Онлайн трансляция

Свернуть

2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?

2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?

https://tnv.ru

04 Июль 2022, 14:29

929

0

Казан гаетен "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналлары күрсәтәчәк.

2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?
Быел Корбан бәйрәме 9 июльгә туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» каналлары күрсәтәчәк.

02.30 — иртәнге намаз;
02.35-03.10 — Коръән укылу;
03.10-03.40 — гает вәгазе укылу;
03.41 — гает намазын уку;
03.45 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла.

Татарстанда корбан чалу урыннарын биредә белә аласыз.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров