Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан гаете көнендә җәмәгать транспортының хәрәкәт графигы үзгәрә

Корбан гаете көнендә җәмәгать транспортының хәрәкәт графигы үзгәрә

https://tnv.ru

05 Июль 2022, 11:46

1181

0

Корбан гаете көнендә җәмәгать транспортының хәрәкәт графигы үзгәрә
9 июльдә, мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә, Казанда берничә автобус һәм троллейбус 1:30 сәгатьтән йөри башлаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Казан мәчетләрендә чаралар уздыру урыннарына кадәр шәһәр халкын 5, 22, 29, 33, 37, 47, 56, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар һәм 1 нче, 2 нче номерлы троллейбуслар йөртәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары Казанда узачак Корбан гаетен онлайн күрсәтәчәк.

2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров