https://tnv.ru
06 Июль 2022, 13:34
1538
0
Казанда яшәүче хатын-кыз 10 яшьлек кызын кыйнаган өчен җинаять эшенә тартылды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Әни кешенең баласын кыйнаганлыгын әтисе әйтә. Аерылышканнан соң бала әнисе белән яшәгән, ә ялларда әтисендә кунакта булган. Яллар вакытында әтисе тәндә күгәргән һәм сыдырылган урыннар сизеп ала.
Әти кеше сүзләренчә, баланы кыйнаганнар һәм кыерсытканнар. Аны, хәтта, җәза буларак, фатирдан да чыгарып җибәргәннәр.
Әлеге мәгълүмат белән прокуратура кызыксынган. Эш материаллары тикшерү органнарына тапшырган.
фото: vk.com

Бүлешергә
Комментарии 0