Онлайн трансляция

Свернуть

Әгерҗедә Юрий Шатунов истәлеген мәңгеләштергәннәр

Әгерҗедә Юрий Шатунов истәлеген мәңгеләштергәннәр

https://tnv.ru

06 Июль 2022, 14:25

1693

0

Әгерҗедә Юрий Шатунов истәлеген мәңгеләштергәннәр
Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Радик Ибрашев, бетон диварда Юрий Шатуновның портретын ясап, июнь ахырында вафат булган җырчының истәлеген мәңгеләштергән. Граффити «Локомотив» стадионы янында барлыкка килгән.

Автор «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, рәссамга Шатуновның портретын ясау үтенече белән җырчының фанаты мөрәҗәгать иткән, ул социаль челтәрләрдә кирәкле материалларга акча җыюны оештырган. «Кешеләр акциядә бик теләп катнашты, кемдер – 100, кемдер 200 сум күчерде. Миңа ул артыгы белән җитте һәм ике көндә җырчының портретын иҗат иттем», - дип сөйләгән рәссам.

Портретның биеклеге  2 метр, киңлеге 4 метр тәшкил итә.

Фото: Радик Ибрашев

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров