Онлайн трансляция

Свернуть

Июль ахырына кадәр Казанда Чехов урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Июль ахырына кадәр Казанда Чехов урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

12 Июль 2022, 15:32

426

0

Бу җылылык челтәрләрен күчерү белән бәйле.

Июль ахырына кадәр Казанда Чехов урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Чехов урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу җылылык челтәрләрен күчерү белән бәйле, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

13 июльдән 30 июльгә кадәр Лесгафт урамыннан Достоевский урамына кадәрге участокта, Чехов урамы, 11 санлы йорт янындагы юл өлеше һәм җирле юл буенча хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк. Чехов урамы буенча 11 һәм 25/31 санлы йортларга керү юлы Лесгафт һәм Достоевский урамнары ягыннан башкарылачак.

Шулай ук, Казанда Сәлимҗанов урамы буенча транспорт хәрәкәте тулысынча ябылачак. Бу җылылык белән тәэмин итүнең квартал челтәрләрен төзү белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров