https://tnv.ru
13 Июль 2022, 10:52
828
0
Кукмара районының Кенәбаш авылында 9 июль көнне янгын чыгып, дүрт балалы Хәлимовлар гаиләсе йорт-җирсез кала. Гаиләдә иң олы бала — 12 яшьлек Ринат Хәлимов өч сеңлесен янгыннан коткарган. Батыр үсмерне бүләкләү дә көтелә икән.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Починок-Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов сөйләгән. «Ринатны батырлыгы өчен бүләкләү дә каралган, МЧС тарафыннан да, район тарафыннан да булырга тиеш», — дигән авыл җирлеге башлыгы.
Ринат укый торган мәктәптә дә аның гамәлен каһарманлык итеп күрсәтәчәкләр.
Фото: Әлфия Хәлимованың шәхси архивы

Бүлешергә
Комментарии 0