https://tnv.ru
13 Июль 2022, 11:52
454
0
20 июльдә Казаннан Сыктывкар һәм Архангельскига авиарейслар башкарыла башлаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казаннан 11:15 сәгатьтә очып китәчәк, Сыктывкарга 12:40 сәгатьтә төшәчәк. Аннары 13:40 сәгатьтә самолет Архангельскига китәчәк, анда 15:00 сәгатьтә төшәчәк.
Архангельскидан кире юнәлештә 15:45 очачак, Сыктывкар аэропортына 17:05 сәгатьтә төшәчәк. 18:05 сәгатьтә самолет Казанга оча һәм Татарстан башкаласына 19:35 сәгатьтә төшә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очыш программасы 28 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
«РусЛайн» авиакомпаниясе очышларны 50 урынлы Bombardier CRJ-100/200 самолетларында башкарачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0