Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Сихтермә-Хузангай авылы исеме үзгәртеләчәк

Татарстанда Сихтермә-Хузангай авылы исеме үзгәртеләчәк

https://tnv.ru

14 Июль 2022, 12:05

1566

0

Хәзер ул Сихтермә дип аталачак.

Татарстанда Сихтермә-Хузангай авылы исеме үзгәртеләчәк
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары утыз өченче утырышта Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылы исемен үзгәртү өчен тавыш бирде. Хәзер ул Сихтермә дип аталачак, дип яза "Реальное время".

Сихтермә-Хузангай исемен үзгәртү инициативасы белән авыл халкы үзләре чыккан. Узган елның ноябрь аенда анда авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышы узган. Анда катнашу хокукына ия 196 гражданның 101е катнашткан. Җыелышта катнашучы барлык халык авыл исемен үзгәртү турында тавыш биргән.

Авыл исеме моңа кадәр дә берничә тапкыр үзгәргән булган.

Фото: кадр трансляции

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров