Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда яңа мәктәп төзелә

Чаллыда яңа мәктәп төзелә

https://tnv.ru

15 Июль 2022, 10:50

1255

0

Чаллыда яңа мәктәп төзелә
Чаллының 69нчы комплексында 1501 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. 29 мең квадрат метр мәйданлы бу обьектны 1 сентябрьгә төзеп тапшырачаклар, дип яза "Шәһри Чаллы"

Эшләрне тизләтү өчен һәркөн монда 350шәр эшче көч куя. Төзелеш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә танышты. «Мәктәп бу яңа районга һава кебек кирәк. Йортлар төзү дәвам итә, булган мәктәпләр тулы», - диде мэр.

Бүгенге көндә укырга керергә теләүчеләрдән 700ләп гариза кабул ителгән. 207се беренче сыйныфка керүчеләр. Беренче елны 1100 бала укыячак.

Мәктәп шәһәрдә иң зуры булачак. Мисал өчен, “Адымнар” мәктәбе 1224 балага исәпләнгән. 62нче мәктәптә актлар залы да 780 кеше сыешлы. Чагыштыру өчен “Камаз”, “Энергетик” мәдәният сарайлары 700 урынлык.

Шундый ук проектлы зур мәктәп 34нче комплекста да төзеләчәк.

Фото: shahrichalli.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров