https://tnv.ru
15 Июль 2022, 11:18
1514
0

3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Балык Бистәсе районының Масловка авылы янында көймәдән егылып төшеп су төбенә киткән 48 яшьлек ир-атны эзләвен дәвам итә, дип яза "Татар-информ".
Коткаручылар 20 чакрым тәшкил иткән яр буе зонасы һәм яр буе чикләрендәге акватория участогын җентекләп тикшергән инде. Моннан тыш, эзләү эшләренә 3нче зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме дә кушылган. Алар 3 мең квадрат метр мәйданны энә күзеннән үткәргән.
Җирле балыкчылар белән бергә 1000 квадрат метрга якын мәйданны эхолот ярдәмендә тикшергәннәр. Әмма ир-ат табылмаган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0