Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Акбарс, Виктор, Милада, Симона һәм Аяз

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Акбарс, Виктор, Милада, Симона һәм Аяз

https://tnv.ru

18 Июль 2022, 17:47

618

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Акбарс, Виктор, Милада, Симона һәм Аяз
Узган атнада, 11 июльдән 17 июльгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 378 бала — 194 малай һәм 184 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 399 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 980 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4860 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәре Аяз, Кәрим, Марк, Эмиль, Алисә, Кира, София һәм Юлия булган, ә иң сирәк исемнәр –  Акбарс, Виктор, Мирослав, Усман, Алекса, Маргарита, Милада, Симона.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров