Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров: "Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн!"

Данир Сабиров: "Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн!"

https://tnv.ru

20 Июль 2022, 12:10

2529

0

Данир Сабиров: "Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн!"
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзенә максат куйган булган. Менә ул максатын тормышка ашырырга җыена — Эльбрус тавына менәчәк.

«Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн! Алдагы 7-8 көн дә шундый булачак. Эльбруска кузгалам. Тауга менеп җитәрменме, юкмы, анысын белмим. Аллаһы Тәгалә көч-куат биреп торса, сезнең теләкләр белән мин ниятемә ирешергә тиеш», — дип яза Данир Сабиров үзенең телеграм каналында.

Исегезгә төшерәбез, Данирның дусты, танылган блогер Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Грузиядәге Казбек (5033м) тавына менеп җиткән дип язган идек. Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров