Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар 72 яшьлек пенсионерны 600 мең сумга алдаганнар

Мошенниклар 72 яшьлек пенсионерны 600 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

20 Июль 2022, 12:54

432

0

Мошенниклар 72 яшьлек пенсионерны 600 мең сумга алдаганнар
Казанда мошенниклар кабат бер пенсионерны алдаганнар. 72 яшьлек ханым, җинаятьчеләргә ышанып 600 мең сумга якын акчасын күчергән. Бу хакта Казан мэриятсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүченең телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аферист җинаятьчеләрнең ханымның банк счетыннан акча урларга теләүләре хакында сөйли. Аның сүзләренә караганда, акчаны саклап калу өчен, барлык акчаларны да банкның «резерв счетына» күчерергә кирәк була. Мошенникка ышанып, хатын барлык күрсәтмәләрне дә үтәгән һәм 590 мең сум акча күчергән.

«Мәскәү» полиция бүлегендәҗинаять эше кузгатылган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров