https://tnv.ru
22 Июль 2022, 15:27
1327
0
Халык контроле порталына соңгы арада шундый мөрәҗәгатьләр килә башлады. Казанлылар безгә дә шалтыратып зарлана.
Сүз көнкүреш калдыклары турында түгел, ә иске җиһаз, тәгәрмәчләр, агач ботаклары кебек чүп хакында бара. Эш шунда ки, төбәк операторы ПЖКХ мондый катнаш калдыклар чыгарылучы бердәнбер полигонга башка эшмәкәрләрне кертми башлаган. Полигонда урын җитми дип алар белән булган килешүне өзәләр
Елена КОНДАРЕВА — Әмәт урамы, 30А йортында яшәүче:
- Элек трактор килә иде дә, бу чүпләрне җыеп ала, төяп озата иде. Хәзер менә шундый шакшылык.
Монысы Царицыно бистәсе. Монда да шундый хәл. Катнаш калдыклардан зур өем җыелган.
Калдыкларны берничә көн чыгармау шундый нәтиҗәгә китерә. Тау-тау өемнәр. Һәм бу көнкүреш калдыклары гына түгел, ә кирпечләр, төзелеш материаллары, хәтта чиләкләр дә.
Мондый класстагы калдыкларны моңа кадәр Казанның Химия урамында урнашкан полигоны кабул итә иде. Ул ПЖКХ идарәче оешмасына карый. Үзләре җыйган калдыкларны да шунда чыгардылар, башка төрдәге чүп ташучы чит оешмаларныкын да. Килешү буенча эшләделәр. Бу атнадан алар читләргә полигонны япты. 30лап эшмәкәр -ПҖКХдан килешүне өзу турында хат алган. Шуларның берсе -ПЭК оешмасы.
Нәтиҗәдә, катнаш калдыклар чыгаручы оешмалар альтернатив юл эзләргә өлгермичә кала. Аларга — клиентлары белән килешүне өзәргә туры килә.
Ленар ФӘТТАХОВ «ПЖКХ» идарәче оешмасы генераль директоры урынбасары:
- Химия урамындагы каты коммуналь калдыклар полигоны — шәһәрнеке. Без аннан башкарма комитеты белән килешү буенча файдаланабыз. Ул — каты көнкүреш калдыклары өчен, без хәзер монда шуларны саклауга өстенлек бирәчәкбез. Башка төр калдыкларны кабул итүне вакытлыча туктаттык.
Орчаклылыкмы бу, туры килү генәме? Әлеге үзгәрешләр ПҢКХ оешмасында җитәкчелелек алышынган чорга туры килде. Берничә ел эшләгән Сергей Богатов урынына Мәскәүдән Дмитрий Петровны билгеләделәр. Хәзер компания килеп чыккан мәсәләне үз көчләре белән хәл итәргә ышандыра.

Бүлешергә
Комментарии 0