Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмәдә 7 яшьлек бала өстенә бетон койма төшүдән үлгән

Бөгелмәдә 7 яшьлек бала өстенә бетон койма төшүдән үлгән

https://tnv.ru

26 Июль 2022, 10:31

569

0

Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Бөгелмәдә 7 яшьлек бала өстенә бетон койма төшүдән үлгән
Кичә Бөгелмәдән кайгылы хәбәр килеп ирешкән иде. Анда җиде яшьлек кызның өстенә бетон койма төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән.

Әлеге хәлгә «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала дуслары белән ташландык ремонт-механика заводы территориясендә уйнаган. Койманың бер өлеше кыз баланың өстенә төшкән.

Бергә уйнаган балалар олыларны чакырганнар, алар полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыртканнар. Кызганыч, медицина хезмәткәрләре килгәнче, бала үлгән була.

Фото: ТР Прокуратурасы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров