Онлайн трансляция

Свернуть

Су линияләре кемнеке?

Су линияләре кемнеке?

https://tnv.ru

26 Июль 2022, 12:53

1001

0

Су линияләре кемнеке?
Лениногорск районының Бәкер авылында күп еллар су торбалары өчен тавыш бара. ТНВ хәбәрчеләре әлеге авылда булып кайтты.

Беренче Май урамында яшәүчеләр әйтүенчә, аны 40 ел элек алар үз көчләре белән уздырган. Тик күршеләрнең берсе, әлеге колонканы — үзенеке дип бара. Авыл халкы сөйләвенчә, шул сәбәп белән ул башкаларга шушы линия аша су уздырырга рөхсәт бирми.

Без бу хәл буенча юрист Радмил Галимовның да фикерен ишеттек. «Бу линияләр авыл җирлеге территориясендә урнашкан бит. Шуңа аларны беркем дә үз милке итә алмый. Бу гражданнарның күршеләренә каршы чыгуы законлы түгел. Аларның гамәлләре дөресме-юкмы икәнен белү өчен, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар хокукый бәя бирәчәк. Тагын да дәвам итсә, судка гариза язарга була. Казу эшләре күршеләрнең территориясеннән узып, аның мәнфәгатьләренә кагылса гына — алардан ризалык кирәк», — ди ул.

Хәзер авыл советы бу су линиясен рәсмиләштерә башлаган. Бер ел эчендә төгәлләргә җыеналар. Аннан соң, авылдагы барлык торбаларны Водоканал балансына тапшырачаклар. Бу очракта аларның рәсми хуҗасы булачак һәм барлык сорауларны алар хәл итәчәк, диделәр Башкарма комитетта. Тулырак Филүзә Хәмидуллина репортажында.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров