https://tnv.ru
26 Июль 2022, 17:54
816
0
2022 елның су коену сезонында Татарстан сулыкларында 39 кеше батып үлгән. Алар арасында 8 бала да бар.
Үлем очракларының төп сәбәбе –җиһазландырылмаган урыннарда су коену, хәл начарлану, су төбенә төшеп китү.
Рәсми исәпләр буенча, барлыгы 41 кеше коткарылган, шул исәптән ике бала. Суда барлыгы 49 гадәттән тыш хәл теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр иткән.
Казан мэриясе комлыкларда рөхсәт ителмәгән гамәлләрне кабат искә төшерә:
- коену зонасының чикләрен билгеләүче буйкаларны чыгып йөзү;
- үзең белән хайваннарны алып килү, сукырларны йөртүче этләрдән тыш;
- имгәнү куркынычы булган чуму, шулай ук башкаларны тотып ату һәм тотып алу кебек гамәлләр башкару;
- балаларның йөзү күнекмәләре булу-булмауга карамастан, караучысыз калдыру.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0