Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмә районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 35 яшьлек хатын-кыз үлгән

Бөгелмә районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 35 яшьлек хатын-кыз үлгән

https://tnv.ru

27 Июль 2022, 09:58

1433

0

Бөгелмә районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 35 яшьлек хатын-кыз үлгән
23:03 сәгатьтә Бөгелмә район Кодаш авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр зур булмаган агач йорт януын күрәләр. Янгынны сүндергән вакытта 35 яшьлек хатын-кыз табыла. Зыян күрүчене урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар. Табиблар хатын-кызның үлемен раслаган.

Фаразлар буенча, янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган. Күршеләре әйтүенчә, соңгы ике көнне хатын-кыз өендә спиртлы эчемлекләр кулланган һәм тәмәке тарткан.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров