https://tnv.ru
27 Июль 2022, 11:54
448
0
Татарстанда урып-җыю сезоны башланды. Беренчеләр рәтендә бу эшкә Яшел Үзән районында керештеләр.
Уракка «Красный Восток Агро» холдингының ВЗП «Заволжье» механизаторлары төшкән, дип яза «Яшел Үзән» район газетасы. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 26 июльгә 196 гектарда көзге бодай суктырылган. Барлыгы 474 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш уртача гектарыннан 24.1 центнер чыга.
Исегезгә төшерәбез, Татарстандагы урып-җыю эшләре турында тулырак кичә язган идек.

Бүлешергә
Комментарии 0