Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ доценты август аенда Татарстанда булачак һава торышын фаразлады

КФУ доценты август аенда Татарстанда булачак һава торышын фаразлады

https://tnv.ru

27 Июль 2022, 14:56

1161

0

КФУ доценты август аенда Татарстанда булачак һава торышын фаразлады
Август аенда Татарстанда уртача тәүлек температурасы +18,3 градус һәм 54 мм чамасы явым-төшем көтелә. Россия Гидрометеоүзәге фаразының шундый мәгълүматларын КФУ доценты Тимур Әүхәдиев җиткерде.

Әүхәдиев сүзләренә караганда, бу фараз алдагы айның соңгы көнендә яңадан карала һәм якын көннәрдә төгәлләштереләчәк. Галим билгеләп үткәнчә, якындагы декада климатик нормага якын булыр дип фаразлана — уртача тәүлеклек һава температурасы + 21 градус тәшкил итәчәк.

КФУ доценты 2022 елның июлен җәйгечә эссе һәм аномаль яңгырлы булуын билгеләп үтте.

Фото: funart.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров