Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "җырлый торган" фонтаннарда 6 яшьлек баланың бармаклары өзелгән

Казанда "җырлый торган" фонтаннарда 6 яшьлек баланың бармаклары өзелгән

https://tnv.ru

01 Август 2022, 13:28

1751

0

Казанда "җырлый торган" фонтаннарда 6 яшьлек баланың бармаклары өзелгән
Казанда коточкыч хәл булган. Горький исемендәге паркта 6 яшьлек малайның аяктагы бармаклары «җырлый торган» фонтаннарда өзелгән. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә.

Гаилә өч бала белән Казанга Свердловск өлкәсеннән ял итәргә килгән. Җәмәгать пространствосына килеп, «җырлый торган» фонтаннарга юл тотканнар. Күпмедер вакыт узгач, балаларның өлкәне егылып, авыртудан кычкыра.

Баланы ашыгыч рәвештә Балалар Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Өзелгән өч бармакның икесен тегеп булган.

Хәзер балага кимендә ай ярым дәваланырга кирәк булачак. Бала хоккей белән шөгыльләнгән, быел беренче сыйныфка барырга тиеш булган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров