Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче 41 яшлек хатын-кыз мошенникларга 2,5 миллионга якын акчасын тапшырган

Казанда яшәүче 41 яшлек хатын-кыз мошенникларга 2,5 миллионга якын акчасын тапшырган

https://tnv.ru

04 Август 2022, 14:32

913

0

Казанда яшәүче 41 яшлек хатын-кыз мошенникларга 2,5 миллионга якын акчасын тапшырган
Казанның Олы Клыки бистәсендә яшәүче 41 яшьлек ханым мошенникларга 2,5 миллион сумга якын акчасын тапшырган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 июльдә хатын-кыз банкка кредитларны рефинанслау өчен гариза биргән. Бераздан соң аңа шалтырату килә, ир үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның гариза бирүе белән кызыксына. Мөрәҗәгать итүче әйе дип җавап бирә. Банкның ялган хезмәткәре банкка мөрәҗәгать иткән кешенең шәхси мәгълүматлары ханымның мәгълүматлары белән туры килми, дип хәбәр итә. Шалтыратучы мәгълүматны хокук саклау органнарына тапшырачагын әйтә.

Икенче көнне хатын-кызга үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата. Ул, мошенникларның хокукка каршы гамәлләрен булдырмау өчен, банк хезмәткәре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш итә.

Шуннан соң зыян күрүче янә банкның ялган хезмәткәре белән сөйләшә башлый. Аның күрсәтмәләре буенча ул 2 млн 480 мең сумлык кредит рәсмиләштерә, аннары акчаларны әйтелгән счетка күчерә. Акча күчергәннән соң, ханымга янәсе аның кредиты гамәлдән чыгарылган дигән документ җибәрәләр. Берничә көннән соң кабат шалтырату килә, ханымга аның исеменә янә законсыз кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр итәләр. Бу юлы зыян күрүче үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров