Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама районында канализациягә төшеп ике эшче үлә

Түбән Кама районында канализациягә төшеп ике эшче үлә

https://tnv.ru

09 Август 2022, 11:20

663

0

Түбән Кама районында канализациягә төшеп ике эшче үлә
Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Каенлы авылында канализация коесын чистарткан вакытта газ белән агуланып ике ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Тагын ике эшчене ашыгыч рәвештә Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Mash Iptash телеграм каналы мәгълүматларына караганда, «ЖилкомСервиса» компаниясенең дүрт хезмәткәре бүген иртән чистартуга керешкән булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, газдан аңын югалткан оператор беренче булып эшкә керешкән була. Машина йөртүче аңа ярдәмгә килә, әмма ирне тартып чыгара алмый, чөнки үзе дә агулы капкынга эләгә.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров