Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Яңа Савин районындагы шәхси мәктәп ел буе лицензиясез эшләгән

Казанның Яңа Савин районындагы шәхси мәктәп ел буе лицензиясез эшләгән

https://tnv.ru

10 Август 2022, 14:55

613

0

Казанның Яңа Савин районындагы шәхси мәктәп ел буе лицензиясез эшләгән
Шәхси мәктәптә укыганнан соң аттестация уза алмаганнар, полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Ата-аналар үз гаризаларында язуынча, Казанның Яңа Савин районындагы шәхси мәктәп ел буе лицензиясез эшләгән. Балаларын анда укыткан өчен алар ай саен 40 мең сумга якын акча түләп бара, әмма нәтиҗәсе булмый. Нигә мәктәп документсыз эш алып барган? ТНВ хәбәрчеләре әлеге мәсьәләне тикшерде.

Россиянең мәгариф законы буенча, лицензия булмаса, балалар кабул итәргә ярамый. Ярты елда Татарстанда шундый — лицензиясез укыткан 9 мәктәпне ачыклаганнар.

Әти-әниләргә белгечләр — дәүләт мәктәпләрен сайларга киңәш итә. Шәхси мәктәпкә бирәсегез килә икән, аның лицензиясе үзенеке булуына ышанырга кирәк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров